ТР экология һәм табигый ресурслар министры Германиядән кайтканнан соң карантин уза

Татарстанда республика Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе белән коронавирус таралу куркынычы аркасында махсус режим кертелде.

(Казан, 13 март, «Татар-информ»). Татарстан экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков Германиядә (анда коронавирус йоктыруга бәйле очраклар теркәлгән) эш сәфәре белән булып кайтканнан соң өендә 14 көн дәвамында карантин узачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан дәүләт хакимияте органнары вәкилләренең чит илгә барлык командировкаларын кичектерү турында карар кабул ителде. Республика предприятиеләре җитәкчеләре, барлык эш бирүчеләргә дә шундый киңәш бирелде. Командировкага барган очракта, аннан әйләнеп кайткач, хезмәткәр 14 көн дәвамында карантин узарга тиеш. Татарстан экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков – шуның ачык мисалы. Ул эш сәфәре белән Германиядән кайтты һәм хәзер өендә карантин уза», - диде Галимова.

Коронавирусның таралуына каршы көрәш буенча республика штабы ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе белән республикада 15 апрельгә кадәр махсус санитария-эпидемиология режимы кертте.

Коронавирусның таралуына каршы көрәш буенча республика штабы хезмәткәрләре Татарстан халкына чит илгә сәфәрләрне кичектереп торырга киңәш итә. Мәктәпләрдә язгы каникуллар якынлашу сәбәпле, балаларның сәламәтлеген куркыныч астына куймас өчен, чит илләргә бармавың хәерле. Инфекция очраклары теркәлгән илләрдән кайткан кешеләргә бу хакта Роспотребнадзор хезмәткәрләренә хәбәр итәргә кирәк. Моның өчен республикада тәүлек әйләнәсе эшли торган кайнар элемтә булдырылды: +7(843)296-02-24. Үзегездә хәлсезлек тойсагыз, табибка киңәш сорап мөрәҗәгать итегез.