Талия Миңнуллина чит илгә командировкаларның кичектерелүеннән канәгать

ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе билгеләп үткәнчә, хәзер ведомствоның элегрәк куелган мәсьәләләрне тагын да җентекләбрәк тикшерү мөмкинлеге барлыкка килгән.

(Казан, 13 март, «Татар-информ», Арсений Кәримов). ТР Инвестицион үсеш агентлыгының чит илгә барлык командировкаларны кичектерү нәтиҗәсендә элегрәк куелган мәсьәләләрне тагын да җентекләбрәк тикшерү мөмкинлеге барлыкка килгән. Ведомство җитәкчесе Талия Миңнуллина «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Без командировкаларга еш йөргән чагында ирешелгән килешүләрне тикшерү өчен вакыт аз кала иде», - дип ачыклык кертте агентлык җитәкчесе.

Миңнуллина билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә ТР Инвестицион үсеш агентлыгының буш вакыты барлыкка килгән. Аны элегрәк Татарстан Президенты тарафыннан бирелгән йөкләмәләрне тагын да сыйфатлырак итеп үтәүгә сарыф итәргә кирәк.

«Татар-информ» агентлыгы ТР Президентының дөньяда Covid-19 коронавирусы таралу аркасында чит илгә сәфәрләрне кичектерүе хакында хәбәр иткән иде инде.