420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 13 март, «Татар-информ»). Төркия сәламәтлек саклау министры Фәхреттин Коджа илдә коронавирус йоктыруның икенче очрагы теркәлүе хакында белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
«Кичә тест үткәрелде һәм шигебез расланды. Бездә әлеге авыруны йоктырган тагын бер кеше бар, ул коронавирусны беренче булып эләктергән ир-ат даирәсеннән. Без вирусның таралышын шушы чикләрдән чыгармас өчен тиешле чаралар күрә башладык», - дип язган Коджа Twitter социаль челтәрендә.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларыннан күренгәнчә, 100дән артык илдә 120 меңнән артык кеше коронавирус йоктырган, күбесе терелеп аякка баскан, 4 меңнән артыгы якты дөнья белән хушлашкан.