Коронавирус таралу сәбәпле, Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены булмаячак

Быел әлеге җыенга Россия Федерациясенең 39 регионыннан, шулай ук Татарстаннан 900 кече бизнес вәкилләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре килүе көтелгән иде.

(Казан, 13 март, "Татар-информ"). 2020 елның 19-21 март көннәрендә уздырылырга тиешле IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены булмаячак. Бу коронавирус үтеп керү куркынычы аркасында кертелгән махсус режим белән бәйле, дип хәбәр итә чараны оештыручылар.

  • Быел әлеге җыенга Россия Федерациясенең 39 регионыннан, шулай ук Татарстаннан 900 кече бизнес вәкилләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре килүе көтелгән иде.