news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанга яз бер айга иртәрәк килде һәм 145 ел эчендә биш рекорд теркәлде

КФУ метеостанциясе мөдире Мәдинә Шәрипова китергән мәгълүматлардан күренгәнчә, Казанда быелгы кыш метеокүзәтүләр тарихында иң кыскасы булды.

Казанга яз бер айга иртәрәк килде һәм 145 ел эчендә биш рекорд теркәлде
архив/Михаил Захаров

(Казан, 13 март, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Казанда март аеның беренче яртысы әле төгәлләнмәде, ә шәһәрдә метеокүзәтүләр үткәрелә башлаганнан бирле (1875 елдан) инде биш температура рекорды теркәлде. КФУ метеостанциясе мөдире Мәдинә Шәрипова «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Быел 28 февральдә ноль градус аша уңай күрсәткечләр ягына бик иртә күчеш теркәлде. Мондый хәлнең әле беркайчан да күзәтелгәне юк иде. Моңа кадәр ноль градус аша иң иртә күчеш шәһәрдә 1975 елның 7 мартында теркәлде. Норма буенча бу, гадәттә, 30 мартта була», - диде ул.

Яз бер айга алдан килде, яз башында исә аномаль җылы булды. Айның беренче яртысында биш көн дәвамында абсолют рекордлар күзәтелде. 3, 7, 11, 12 һәм 13 мартта тарихи температура рекордлары куелды. Әйтик, 3 мартта абсолют максимум +5,2 градус тәшкил итте, бу 1995 елда куелган рекордтан 5 градуска артыграк.

7 мартта Казанда 4,7 градус (2002 елда +3,9 градус) җылылык теркәлде. 11 мартта термометрның терекөмеш баганасы +9,4 (2014 елда +5,7 градус), 12 мартта +9,2 (2016 елда +6 градус), 13 мартта +6 градуска (2014 елда 4,9 градус) кадәр күтәрелде.

Шәрипова китергән мәгълүматлардан күренгәнчә, Казанда быелгы кыш метеокүзәтүләр тарихында иң кыскасы булды. Кар соң ятты һәм бик иртә эреде. Шул рәвешле, узган кыш бик кыска һәм җылы булды, кар аз яуды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100