Казанда Тукай һәм Толстой сыны бергә торган композиция куячаклар

Ачык китап фонында Толстой һәм Тукай, кыз бала сыны һәм көнбагыш чәчәге булачак.

(Казан, 13 март, “Татар-информ”). Казанда куелачак скульптура композициясендә язучы Лев Толстой һәм шагыйрь Габдулла Тукай сыннары бергә урнаштырылачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Композициянең заказчысы - Казан федераль университеты. Дәүләт сатып алулары сайты мәгълүматы нигезендә, контракт суммасы 7,5 миллион сум тәшкил итәчәк.

Геройларның биеклеге 2 метр була. Толстой һәм Тукайдан тыш, автор 1,4 метрлы кыз бала сынын һәм көнбагыш чәчәге ясарга тиеш. 3,5 метр биеклектәге һәм 4 метр киңлектәге ачык китап фон булып торачак.

Китапта Толстой һәм Тукай әсәрләренең исемнәре язылачак. Кыз балага кулларында рус һәм татар телләрендә әлифба тотарга тәкъдим ителә. Ә көнбагышта рус һәм гарәп алфавитыннан хәрефләр булачак.

Скульптура композициясе 2 метр радиуслы урында була. Ул КФУның Татарстан урамындагы бинасының беренче катында куелачак.