news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Әфганстанда сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларга автомобильләр тапшырачак

Ветераннар Татарстанның дәүләт бүләкләрен Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруның 31 еллыгы уңаеннан алачак.

Миңнеханов Әфганстанда сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларга автомобильләр тапшырачак
архив

(Казан, 13 февраль, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әфганстанда сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан инвалидларга машина ачкычлары тапшырачак. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова республика Министрлар Кабинетында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Әфганстанда сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан ветераннарны хөрмәтләү тантанасында катнаша. Президент аларга тантаналы шартларда Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен һәм автомобиль ачкычлары тапшырачак», — диде Галимова.

Ул «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенең соравына җавап биреп, машиналарның сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан инвалидларга тапшырылачагын искәртте. «Бу — төрле төркемнәргә караган инвалидлар. Автомобильләр, машина белән идарә итүе җиңелрәк булсын өчен, конкрет кешеләрнең ихтыяҗларына яраклаштырылган», — дип ачыклык кертте ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе.

Бу шимбәдә, 15 февраль көнне, совет гаскәрләренең чикләнгән контингенты Әфганстаннан чыгарылуга 31 ел тула. Бу көнне чит илләрдә үзләренең хәрби бурычын үтәгән россиялеләрне искә алып, митинглар һәм тантаналы чаралар үткәрелә.

Республикада Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан 9,5 меңгә якын ветеран яши. Аларның күпчелеге Татарстаннан хәрби хезмәткә чакырылган, 200гә якын кеше республикага соңрак күченеп килгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100