news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Күп функцияле үзәкләрнең Казан офисларында эшләми торган көн кертелә

Бер офис эшләмәгән көнне эшли торган башка филиалларга мөрәҗәгать итәргә мөмкин булачак.

Күп функцияле үзәкләрнең Казан офисларында эшләми торган көн кертелә
архив/Владимир Васильев

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). Күп функцияле үзәкләрнең Казан офислары февраль аеннан хезмәткәрләрне закон яңалыкларына өйрәтү сәбәпле айга бер тапкыр эшләмәячәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Без Күп функцияле үзәкләрдә хезмәтләр саны даими артуга бәйле рәвештә хезмәткәрләрне укыту рәвешләрен һәм срокларын яңадан карарга мәҗбүр. Быел гына да алар 51гә арткан. Күп функцияле үзәкләр  аша гражданнарга күрсәтелә торган хезмәтләр регламентындагы үзгәрешләр дә җентекләп өйрәнүне һәм практикада хатасыз куллануны таләп итә», — дип искәртте Татарстанда Күп функцияле үзәк директоры Ленара Мозаффарова.

Казанның 11 офисының һәркайсы өчен үз методик көне билгеләнгән. Шулай итеп, бер офис эшләмәгән көнне, шәһәр халкы Күп функцияле үзәкнең эшли торган башка филиалларына мөрәҗәгать итә ала.

Офисларны ябу графигы Татарстан Республикасында Күп функцияле үзәкләрнең рәсми сайтында урнаштырылган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100