Түләүсез гаилә кунакханәсенә ярдәм күрсәтү өчен "Черек күл"дә махсус хәйрия акциясе узачак

Бәйрәмгә килгән кунакларны күңелле музыкаль тамаша, мастер-класслар һәм кул эшләнмәләре ярминкәсе көтә.
(Казан, 13 гыйнвар, "Татар-информ"). 13 гыйнварда "Черек күл" паркында "Добрый лед" хәйрия акциясе узачак. Аның максаты - "Дом Рональда Макдональда" исемле түләүсез кунакханәгә матди ярдәм күрсәтү. Бу хакта Казан парклары һәм скверлары дирекциясе сайты хәбәр итә. "Дом Рональда Макдональда" - Республика балалар клиник хастаханә пациентлары һәм аларның гаиләләре өчен махсус төзелгән кунакханә. Биредә озак дәвалану процессын узучы балалар әти-әниләреннән аерылмыйча тора алалар. Кунакханә тулысынча түләүсез хезмәт итә.Бәйрәмгә килгән кунакларны күңелле музыкаль тамаша һәм мастер-класслар көтә. Шулай ук кул эшләнмәләре ярминкәсендә сувенирлар һәм бүләкләр сатып алырга мөмкин.Акциядә җыелган барлык акча гаилә кунакханәсе проектын үстерүгә тотылачак, - дип яза Казан парклары һәм скверлары дирекциясе.