Татарстан Дәүләт Советы Рәисе массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре белән очраша

Россия матбугаты көненә багышланган очрашуга федераль массакүләм мәгълүмат чараларының Татарстанда эшләүче үз хәбәрчеләре дә чакырылган.

(Казан, 13 гыйнвар, "Татар-информ", Арсений Маврин). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген республика массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре һәм федераль массакүләм мәгълүмат чараларының Татарстанда эшләүче үз хәбәрчеләре белән очраша. Татарстан Хөкүмәте порталында хәбәр ителгәнчә, Россия матбугаты көненә багышланган очрашу Казанда “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте бинасында була.