Чаллыда район җитәкчеләре билгеләнде

Чаллыда район җитәкчеләре билгеләнде

(Чаллы, 13 гыйнвар, «Татар-информ», Илисә Ганиева). “Чаллы шәһәре” муниципаль берәмлеге Устав нигезендә бу елның гыйнварыннан Комсомол, Үзәк, Автозавод административ районнарына бүленгән. Алар берьюлы шәһәр башкарма комитетының территория органнары да булып тора.

Шәһәр мэры Илдар Халиков сүзләренчә, Чаллы Россия шәһәрләре арасында районнарга бүленмәгән бердәнбер ярты миллион халык яшәгән шәһәр булып калган булган. Әмма 70нче елларда Комсомол һәм Автозавод районнары булган. Шулай итеп, шәһәр хәзер өч административ районга бүленә. Илдар Халиков сүзләренчә, алар үз финанс ресурслары һәм вазифалары булган тулы административ территорияләр булачак. Аларның максаты – халыкка якынрак булу һәм шәһәр тормышын тәэмин итү проблемаларын нәтиҗәле хәл итү.

Кичә һәм бүген район җитәкчеләрен билгеләделәр. Комсомол районын 49 яшьлек Васил Хаҗиев җитәкләячәк, ул элек Чаллы һәм Тукай районы буенча Россия күчемсез милек агентлыгының 10нчы районара бүлеге башлыгы булган. Үзәк район җитәкчесе 45 яшьлек Ирина Сибекина. Элек ул җир һәм милек мөнәсәбәтләре идарәсе башлыгының урынбасары булып эшләгән. Бүген Автозавод районының 48 яшьлек җитәкчесе Әнвәр Гайнетдиновны тәкъдим иттеләр. Соңгы 1,5 елда ул шәһәр хакимияте башлыгының киңәшчесе булып эшләгән. Яңа җитәкчеләр Чаллы башкарма комитеты җитәкчесенең территорияләр буенча урынбасарлары була.

Комсомол районының башкарма комитеты ГЭС бистәсенең 4/2-2 йортында урнашкан. Үзәк районы – Яңа шәһәрдә, 3/08 йортта. Автозавод районының башкарма комитеты урыны әлегә билгесез. Һәр башкарма комитетта дүрт бүлек: торак-коммуналь хуҗалык, мәгариф һәм яшьләр сәясәте, халыкка социаль ярдәм күрсәтү, оештыру эшләре булачак.