news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Минскида Бөек Ватан сугышы музее экспозициясе белән танышты

Татарстан Президенты музей эшчәнлегенә югары бәя бирде һәм Мактаулы кунаклар китабында язма калдырды.

Рөстәм Миңнеханов Минскида Бөек Ватан сугышы музее экспозициясе белән танышты
tatarstan.ru

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Минскида Бөек Ватан сугышы тарихы музеенда булды. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сәфәр алдыннан Рөстәм Миңнеханов, «Минск – герой-шәһәр» стеласына чәчәкләр куеп, сугышта башын салган солдатларны искә алды. Әлеге тантанада Беларусь Премьер-министры урынбасары Игорь Ляшенко, Россия Федерациясенең Беларусь Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Дмитрий Мезенцев катнашты.

Татарстан Президенты шулай ук «Музейара хезмәттәшлек: Җиңүнең 75 еллыгын каршылап» дигән форумда катнашучылар белән очрашты.

Форумда катнашучыларны сәламләгәннән соң Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышы тарихы музее белән танышты. Учреждениедә сугыш вакыйгалары хронологиясе (сугышка кадәрге көннәр һәм сугыш хәрәкәтләреннән алып илне аякка бастыруга кадәр) нигезендә төзелгән ун экспозиция залы бар. Музей фонды барлыгы 143 мең экспонатны үз эченә ала. Музейга ел саен 700 меңнән артык кеше килә.

Татарстан Президенты музей эшчәнлегенә югары бәя бирде һәм Мактаулы кунаклар китабында язма калдырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100