news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Казан кешесен Түбән Новгород өлкәсе Тикшерү комитеты башлыгы итеп билгеләде

Айрат Әхмәтшинны яңа вазифага билгеләү турындагы указ 6 декабрьдә имзаланган.

Путин Казан кешесен Түбән Новгород өлкәсе Тикшерү комитеты башлыгы итеп билгеләде
nnovgorod.sledcom.ru

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Россия Президенты Владимир Путин Казанда туып үскән Айрат Әхмәтшинны Россия Тикшерү комитетының Түбән Новгород өлкәсе буенча идарәсе башлыгы итеп билгеләде. Шул хактагы мәгълүмат өлкә Тикшерү комитетының рәсми сайтында дөнья күргән.

Айрат Әхмәтшинны яңа вазифага билгеләү турындагы указ 6 декабрьдә имзаланган.

  • Айрат Әхмәтшин 1973 елда Казанда туган. 1995 елда Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлаган. 1999 елда ТР прокуратурасында эшли башлаган, биредә гади тикшерүчедән башлап Казанның Яңа Савин районы прокуроры урынбасары дәрәҗәсенә кадәр күтәрелгән.
  • 2007-2010 елларда РФ прокуратурасы каршындагы Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсенең елга аръягы районара тикшерү бүлеге җитәкчесе булган. 2010 елдан РФ прокуратурасы каршындагы Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары вазифасын биләгән.
  • 2017 елда Әхмәтшин Киров өлкәсе Тикшерү комитеты башлыгы итеп билгеләнгән.
  • Хезмәт дәверендә Айрат Әхмәтшин «Татарстан Республикасының атказанган юристы», Россия Федерациясе тикшерү комитетының Мактаулы хезмәткәре дигән исемнәргә, шулай ук күпсанлы медальләргә лаек булган.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100