news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән остасы мультфильм геройларын курчак итеп бәйли

Ул бәйләгән әйберләрне башка шәһәрләрдә яшәүчеләр дә сатып ала.

Чирмешән остасы  мультфильм геройларын курчак итеп бәйли
Лилия Саттарова

(Чирмешән, 12 декабрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Лилия Саттарова). Чирмешән районының Казанка авылында яшәүче Анастасия Миронова амигуруми техникасында төрле мультфильм геройларын — персонажларын курчак итеп бәйли. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Әнием кечкенәдән биш энә белән бәйләргә өйрәтте, аннан мәктәптә укыганда ыргак белән эшли башладым. Беренче уенчыкны — «Өч песи» мультфильмы геройларын ярты ел элек улыма бәйләдем», — дип сөйләде Анастасия.

Кул остасы бер уенчыкны якынча ике көндә ясап бетерә икән. Схемаларын Интернет аша карый, җепләрне дә шуннан заказ белән кайтарта.

Уенчыклардан кала бала киемнәре, нәни башмаклар да бәйли. Ул бәйләгән әйберләрне башка шәһәрләрдә яшәүчеләр дә сатып ала. Шушы көннәрдә уенчык куян баласын Самара ягына җибәргән.

Мироновларның дүрт баласы бар. Олысы мәктәптә укый, калганнары балалар бакчасына йөри.

«Гаиләдә бала күп булганлыктан, мультфильмнарны да еш карарга туры килә, хәзер исемнәрен дә истә калдырдым инде. Һәр баланың яраткан персонажы бар, алар шул уенчык персонажны кулларына алгач бик шатлана. Ирем минем бәйләүгә сокланып карап тора, ничек шулай җиңел генә җептән уенчыклар ясыйсың, дип гаҗәпләнә», — ди Анастасия.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100