news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш районында егерменче тапкыр «Игелек марафоны» үтте

Районда «Игелек марафоны» 2000 еллар башыннан үткәрелә.

Актаныш районында егерменче тапкыр «Игелек марафоны» үтте
aktanysh.tatarstan.ru

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). Быел Актаныш халкы егерменче тапкыр үзенең олы йөрәкле, игелекле икәнен раслады. 11 декабрьдә район мәдәният йортында «Игелек марафоны» быелгы инвалидлар декадасына йомгак ясады. Бу турыда Актаныш муниципаль районы сайтында хәбәр ителә.

Районда «Игелек марафоны» 2000 еллар башыннан үткәрелә.

«Республика буенча мондый марафон эзлекле рәвештә, ел саен Актаныш районында гамәлләштерелә. Марафонда катнашып, без бик саваплы эш башкарабыз. Игелекле гамәлгә үз өлешен керткән һәркемгә мин рәхмәтләремне җиткерәм. Марафонда җыелган суммалар да елдан-ел арта, димәк, мөмкинлеге чикле райондашларыбызга ярдәм итү мөкинлеге дә зурая», — диде Энгель Фәттахов.

Бүген хуҗалык, оешма җитәкчеләре, җирлек башлыклары, төзүчеләр, банкирлар, сәүдәгәрләр, хокук саклау органнары, гаилә фермалары, мәгариф, медицина, мәдәният, спорт, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм күрсәтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100