WorldSkills Kazan 2019 чемпионатының ачылу һәм ябылу тантанасын һәр теләгән кеше карый ала

Чемпионатка әзерлек кысаларында Үзәк стадионда инженер челтәрләрен һәм объектларны ремонтлыйлар.

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). WorldSkills International тарихында беренче тапкыр эшче һөнәрләр дөньякүләм чемпионаты ачылу һәм ябылу тантанасын анда катнашучылар гына түгел, ә Казанда яшәүчеләр һәм кунаклар да күрә алачак. Бу турыда Татарстан башкаласы мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Worldskills Kazan 2019 чемпионаты ачылышы һәм ябылу тантанасы Казанның 24 мең тамашачы сыешлы Үзәк стадионында узачак. Стадионга керә алмаучылар өчен Интернетта тамашадан туры трансляция оештырылачак. Тантанада 500гә якын артист катнашачак, дип сөйләде Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе генераль директорының урынбасары Михаил Леонов.

Чемпионатка әзерлек кысаларында Үзәк стадионда инженер челтәрләрен һәм объектларны ремонтлыйлар.