Татарстанның Азәрбайҗандагы вәкиллеге 25 еллыгын бәйрәм итә

Азәрбайҗанда зур татар диаспорасы яши, "Туган тел”, “Татарстан”, “Яшьлек” һәм Азәрбайҗанның Татар җәмгыяте эшли.

(Казан, 12 декабрь, “Татар-информ”). 7 декабрьдә Баку шәһәрендәге Россия мәгълүмати-мәдәни үзәгендә Азәрбайҗанда Татарстан Республикасы вәкиллегенең 25 еллыгын бәйрәм иткәннәр. Бу хакта "Интерфакс-Азәрбайҗан" сайты хәбәр итә.

Кунакларны “Туган тел” татар мәдәни иҗтимагый берләшмәсе җитәкчесе Гюлжан Мясоутова һәм Татарстанның Даими вәкиле Альфред Закиров сәламләгән. Чарада Татарстан турында видеосюжетлар күрсәтелгән.  Алар арасында Азәрбайҗан иҗтимагый телевидениясе эксклюзив репортажы да булган.

Азәрбайҗанда зур татар диаспорасы яши. Анда “Туган тел”, “Татарстан”, “Яшьлек” һәм Азәрбайҗанның Татар җәмгыяте эшли. Бәйрәмдә “Туган тел” фольклор коллективы татар халык җырларын башкарган.

Әлеге еллар эчендә Азәрбайҗан һәм Татарстан арасында багланышлар бик актив үсеш алган. Гянджинск автомобиль заводында “КАМАЗ” йөк машиналары җыела, Казан һәм Баку арасында авиаэлемтә урнаштырылды, Азәрбайҗанда Сабан туе, Татарстанда Нәүрүз уза, диелгән әлеге хәбәрдә.