РФ Оборона министрлыгы Татарстан, Башкортстан һәм Удмуртия белән кадет корпусына ярдәм итү турында килеште

РФ Оборона министрлыгы, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиллеге һәм 3 төбәк арасында тиешле килешүгә кул куелган

 (Казан, 12 декабрь, «Татар-информ», Аяз Исмәгыйлов). Бүген Мәскәүдә РФ Оборона министрлыгы, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиллеге, Татарстан Республикасы, Башкортстан һәм Удмуртия Республикасы арасында “Кадет корпусына шефлык ярдәмен күрсәтү буенча багланыш турында” Килешү имзаланды.

Документка Россия оборона министры Сергей Шойгу, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Удмуртия башлыгы Александр Волков һәм Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов кул куйды, дип хәбәр итә ТРның РФдәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте.

Сергей Шойгу сәламләү сүзендә ассызыклап үткәнчә, бүген ил җитәкчелеге тарафыннан үсеп килүче буынны патриотик рухта тәрбияләү мәсьәләләренә зур игътибар бирелә.

“РФ субъектларында, өлкәләрдә һәм республикаларда яңа кадет корпуслары булдырыла. Балалар анда безнең илнең һәр гражданинына тиешле гомуми белемне генә алып калмыйча, башлангыч хәрби әзерлекне дә уза. Бу хәрәкәт дөрес, файдалы һәм кирәк, һәм без аңа бөтен яктан да ярдәм итәргә әзер”, - диде РФ Оборона министрлыгы башлыгы.

Россия хәрби ведомствосы бүген имзаланган килешү кысаларында кадет корпусларына техника, хәрби милек белән тәэмин итүдә, югары квалификацияле кадрларны сайлауда, белем алып чыккан укучыларга РФ Оборона министрлыгы юнәлеше буенча вузларга укырга керергә ярдәм итәчәк.

Рөстәм Миңнеханов яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүнең әһәмитяле булуын ассызыклады. Ул, аерым алганда, хәбәр иткәнчә, Татарстанда 12 кадет мәктәп-интернаты һәм 5 кадет мәктәбе эшли, аларда 5 меңнән артык бала тәрбияләнә. Еш кына мондый учреждениеләрдә кыен хәлдәге һәм тулы булмаган гаиләләрдән балалар белем ала, бу төбәккә социаль проблеманы да хәл итәргә мөмкинлек бирә.

“Түбән Камада кадет мәктәбенең әлеге системада лаеклы звено булачагына сезне ышандырам”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Удмуртия башлыгы Александр Волков Сергей Шойгуга төбәктә кадет мәктәбеннән тыш, Патриотик тәрбияләү һәм армиядә хезмәт итүгә әзерлек үзәге ачылуы турында сөйләде.

Әлеге үзәктә хәрби-техника дәресләре өчен шартлар булдырылган, белем бирү һәм спорт класслары җиһазландырылган. Монда атна саен 120 өлкән сыйныф укучысы шөгыльләнә. Ел дәвамында Удмуртиянең барлык унынчы сыйныф укучылары әлеге үзәктә белем алыр, дип фаразланыла.