Нурлат районы яңа елны үткәрергә әзер

Шәһәрнең төп чыршысын ачу 28 декабрьгә билгеләнгән

 (Казан, 12 декабрь, “Татар-информ”). Нурлат муниципаль районының 3041 баласы яңа ел тамашаларына чакырулы. 41 укучы – лидерлар, уку алдынгылары, фестивальләр һәм спорт ярышлары алдынгылары, тәрбиягә алып үстерүче балалар 25 декабрьдә “Татнефть-арена” боз сараена Республика чыршы бәйрәменә чакырулы.

Бәйрәм чорында район башкарма комитетының мәдәният бүлеге әзерләгән чаралар планы да зур. Мисал өчен, “Ледок” боз сараенда 27 декабрьдә Нурлат муниципаль районы һәм шәһәре башлыгының чыршы бәйрәмен 2000 бала тамаша кылачак. 25 – 26 декабрьдә Мәдәният сараенда 1000 бала – ятимнәр һәм инвалид һәм шәһәр балалары өчен “Золушка” дип аталган яңа ел тамашасы узачак. Шәһәрнең төп чыршысын ачу 28 декабрьгә билгеләнгән. Бәйрәмдә күңел ачу чаралары белән беррәттән спорт ярышлары да планлаштырылган. 31 декабрьдә үзәк мәйданда яңа ел концерт программасы узачак. Моннан тыш, 7 һәм 13 гыйнварда да үзәк мәйданда бәйрәм чаралары узачак.

Бәйрәм күңел ачулары белән берәттән районда иминлелек чаралары да көчәйтеләчәк. 15 декабрәдән 1 февральгәчә янгынга каршы режим старт алачак. Яңа ел бәйрәмнәре чорында 100гә якын полиция хезмәткәре җәмәгать иминлеген саклаячак. Моннан тыш, ирекле халык дружинасы, “Форпост” җәмәгать иминлеген саклау буенча яшьләр формированиесе полиция хезмәткәрләре белән берлектә рейдларга чыгачак. Чыршы тирәсендә спиртлы эчемлек сатучы һәм эчүчеләрне дә полиция хезмәткәрләре “күз угыннан“ ычкындырмаячак, дип хәбәр итә ТР муниципаль берәмлекләре порталы.