Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган концертны үткәрүдә катнашучылар дипломнарга лаек булды

Хәйрия рок-концертыннан кергән акчага ВИЧ/СПИД проблемасы кагылган балалар өчен бүләкләр алынган

(Казан, 12 декабрь, “Татар-информ”). Кичә, 11 нче декабрь көнне, Республика СПИД ка каршы көрәш һәм аны профилактикалау үзәге баш табибы Нияз Галиуллин, Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш һәм аны профилактикалау көненә багышланган “Первый аккорд” хәйрия рок-концертын үткәрүдә актив катнашуы өчен студентларга тантаналы төстә дипломнар тапшырды. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының рәсми сайтында хәбәр ителә.
Дипломга КФУ ның Физика институтының 2 нче курс студенты Максим Матвеев, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының 6 курс студенткасы Елена Пирогова, КФУ ның Филология һәм мәдәниара коммуникация институтының 1 нче курс студенткасы Иделия Төхбәтуллина лаек булды. Хәйрия рок-концертыннан кергән акчага ВИЧ/СПИД проблемасы кагылган балалар өчен бүләкләр алынган.