Журналист Владимир Шевчук вафат

Аның йөрәге туктаган

 (Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан журналисты Владимир Николаевич Шевчукның 60 нчы яшендә вафат булуы билгеле булды. Ул хатыны белән Хургадада ялда булган.
"Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына аның улы Кирилл сөйләвенчә, иминият компаниясе әтисенең җәсадын Казанга бары 5 көннән соң гына кайтара алачак. Курортта Владимир Николаевичның йөрәге туктаган.
Соңгы елларда В.Шевчук “Татмедиа” ААҖ генераль директоры киңәшчесе, ТР Иҗтимагый палата әгъзасы иде. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы Владимир Николаевичның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.