ТР буенча Баш федераль инспектор татарстанлыларны РФ Конституциясе көне белән котлады

Татарстан - бүген РФ Конституциясе белән якланган күп кенә демократик берлекләр ватаны, - диелгән котлауда

  (Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Рөстәм Идрисов татарстанлыларны РФ Конституциясе көне белән котлады, дип хәбәр итә ТР буенча Баш федераль инспектор матбугат хезмәте.
“Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич исеменнән сезне Россия Федерациясе Конституция көне белән котлыйм. 1993 елның 12 декабрендә Россия Федерациясенең Төп законы кабул ителде, кеше һәм гражданин хокукларын һәм иреген закон дәрәҗәсендә ныгытты, Россия җәмгыяте үсешенә яңа адым ясады. Конституция гражданнарның мәнфәгатьләрен кайгыртуда төп адым булды, көчле федератив дәүләт формалашуга этәрде. Россия Конституциясе россиялеләр горурлана торган уңышлар һәм нәтиҗәләр өчен ышанычлы нигез салды. Россия халыкара абруен ныгытты, без икътисади һәм социаль үсешкә ирешүдә, дәүләтнең куркынычсызлыгын тәэмин итүдә ныклы адымнар ясыйбыз. Татарстан Республикасы бүген Россия Федерациясе Конституциясе белән якланган күп кенә демократик берлекләр ватанына әйләнде”, - диелгән котлауда.