Һәркем сатып алырлык торак тапшыруны арттыру чараларын күрү зарур – РФ Президенты

Владимир Путин Федераль Җыенга еллык юллама белән мөрәҗәгать итә

 (Казан, 12 декабрь, «Татар-информ», Люция Камалова). “Якындагы 10 елда торак проблемасын тамырдан үзгәртү мөмкинлеге барлыгына ышанам. Бу Россия Хөкүмәте, шулай ук төбәк җитәкчеләре өчен дә мөһим мәсьәлә дип саныйм”, - дип белдерде бүген РФ Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык юлламасында.
“Торак” илкүләм проектын гамәлгә ашыруның беренче этабында ипотеканы үстерү өчен шартлар булдырдык. “Соңгы 2 елда ипотека кредиты күләме елына 40-50 процент арта. Бу яхшы күрсәткеч, әмма ипотекадан керемнәре уртачадан югары булган гражданнар гына файдалана. Шуңа күрә яңа этапта башка категория гражданнары өчен торак мәсьәләсен хәл итүгә күчәргә кирәк”, - диде В.Путин.
Бүген эконом-класслы һәркем сатып алырлык торак тапшыруны арттыру буенча чаралар күрү, шулай ук торакны арендага бирү мөмкинлекләрен киңәйтү зарур, дип ассызыклады ул.
“2010-2014 елларда без хәрби хезмәткәрләргә һәм ветеранарга торак бирү бурычын тулысынча үтәячәкбез һәм авария хәлендәге тораклардан күчерү проблемасын хәл итүдә сизелерлек алга китеш булачак”, - дип белдерде дәүләт башлыгы. Якындагы елларда 2012 елның 1 гыйнварына торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип табылган авария хәлендәге йортларда яшәүче гражданнар барысы да яңа фатирларга күчәргә тиеш, дип ассызыклады ул.