Әлмәтнең Чуаш Сәрәнлесе авылында “Чыганак” милли мәгълүмат-мәдәни үзәге ачылды

Әлеге үзәк чуваш мәдәниятен һәм сәнгатен пропагандалау, тарихи-мәдәни мирасны торгызу, саклау, баету максатын күз уңында тота

 (Казан, 12 декабрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Әлмәт муниципаль районының Чуаш Сәрәнлесе авылында “Чыганак” милли мәгълүмат-мәдәни үзәге ачылды: авыл җирлеге башкарма комитетының төзекләндерелгән бинасында чуваш халкының тарихына багышланган музей, китапханә ачылды.
Әлеге үзәк чуваш мәдәниятен һәм сәнгатен пропагандалау, тарихи-мәдәни мирасны торгызу, саклау, баету максатын күз уңында тота. Сәрәнлеләрнең шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Мәҗит Салихов та килде. Чыгышында ул җирлектә 60 лап милләт вәкиле яшәвен, җанисәп буенча чуашларның 3 нче урында торуын, районда 4 мәктәптә укытуның чуаш телендә алып барылуын билгеләп үтте.
Бу хакта “Әлмәт таңнары” газетасы хәбәр итә.