Лениногорскида хәрби-патриотик үзәк ачылды

Үзәк ачылганнан соң Мәңгелек ут һәйкәленә чәчәкләр куелды

 (Казан, 12 декабрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Лениногорски муниципаль районының “Ветеран” үзәгендә хәрби-патриотик тәрбия бирү буенча мемориаль үзәк һәм шунда ук урнашкан “Боевое братство” иҗтимагый оешмасы базасында “Орленок” яшүсмерләр клубы ачылды. Тантаналы вакыйгада башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк, Казан шәһәренең “Татарстан геройлары” иҗтимагый хәйрия оешмасы вәкилләре, кадетлар, шәһәр мәктәпләре укытучылары һәм башкалар катнашты, дип хәбәр итә “Заман сулышы” газетасы.
Мемориаль үзәк “Ветеран” җәмәгатьчелек үзәгендә урнашып, анда сугыш чорын чагылдырган экспонатлар – солдат каскасы, радиоэлемтә аппараты, укучыларның сугыш турында иншалары, ул еллар турында язылган китаплар урын алган.
“Орленок” яшүсмерләр клубы яшүсмерләргә патриотик тәрбия бирүне күз алдында тотып эшләнгән. Клуб эшли башлаган беренче көннәрдән үк бирегә өч дистә яшүсмер йөрергә теләк белдергән. Монда алар куелган экспонатларны карый, тирәнтен тарих белән кызыксына ала.
Үзәк ачылганнан соң, Мәңгелек ут һәйкәленә чәчәкләр куелды. Очрашу Лениногорск политехник колледжында дәвам итте.