Кама Тамагында яшәүчеләр 36 литр кан тапшырды

“Кама Тамагы үзәк район сырхауханәсе” ГАУЗда Донор көне үткәрелде

 (Казан, 12 декабрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). “Кама Тамагы үзәк район сырхауханәсе” ГАУЗда Донор көне үткәрелде, дип хәбәр итә “Идел таңнары” газетасы.
113 донор гадәттән тыш хәлләр вакытында паицентларга бик кирәк булган канны түләүсез тапшырган. Кан салу фондына район кешеләреннән алынган 36 литр кан озатылган.