Кама Тамагында инвалидларны тернәкләндерү һәм сәламәтләндерү мәсьәләсенә зур игътибар бирелә

Бүген районда 1850 инвалид яши

 (Казан, 12 декабрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Кама Тамагы муниципаль районында бүгенге көндә 1850 инвалид яши, шуның 68е -балалар. Социаль яклау учреждениесе эшендә аерым игътибар инвалидларны тернәкләндерү һәм сәламәтләндерү мәсьәләсенә бирелә, дип хәбәр итә “Идел таңнары” газетасы.
Агымдагы елда тернәкләндерүнең индивидуаль программасы нигезендә мөмкинлекләре чикләнгән 8 бала һәм 7 өлкән кеше республиканың тернәкләндерү үзәкләренә җибәрелгән. Санатор-курорт юлламасыннан 59 кеше файдаланган, чиратта 141 кеше тора. Протез алу урынына бару бәясен түләп, протез-ортопедия эшләнмәләре белән 42 кеше тәэмин ителгән. Тернәкләндерүнең техник чаралары-кресло коляска, колак аппаратлары, текстлы телефон җайланмасы, махсус җайланма-уку өчен сөйләүче китаплар, яктылык вибрацияле тавышлы сигнализаторлар, телетекстлы телевизорлар, тонометрлар һ.б. белән 165 кеше тәэмин ителгән. Квартал саен 78 авыр хәлдәге авыруга кием бирелә. Тернәкләндерү чаралары һәм абсорбцияле кием өйгә китерелә.