ТРның Алабуга районында булган һәлакәттә 7 кеше үлгән

ТРның Алабуга районында булган һәлакәттә 7 кеше үлгән

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). Бүген иртән Татарстанның Алабуга районында булган һәлакәттә җиде кеше үлгән.

Иртән иртүк Мәскәү-Уфа автомобильләр юлының 1008нче километрында ТРның Алабуга районы Малореченски бистәсе янында “Неоплан” автобусы, “Газель” һәм “Ока” автомобильләре бәрелешкән. ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, “Неоплан” автобусында 19, ә “Газель”дә 7 кеше булган. Һәлак булучыларның барысы да “Газель” пассажирлары.

Матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, бәрелү шундый көчле булган – пассажирларның бер өлеше салонда кысылып калган һәм үзләре чыга алмаган. Коткаручылар махсус кораллар белән биш кешене – “Неоплан”ның ике, “Газель”нең бер һәм “Ока”ның ике пассажирын коткара алган. Зыян күрүчеләр ашыгыч ярдәм бригадасына тапшырылган.

Зыян күрүчеләрнең төгәл саны һәм юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана, дип белдерде агентлыкның әңгәмәдәше.