Татьяна Ларионова: “Быел гамәлгә кертелгән күп кенә эш алымнары, изге традицияләр киләсе Гаилә елында да дәвамлы булырга тиеш”

Татьяна Ларионова: “Быел гамәлгә кертелгән күп кенә эш алымнары, изге традицияләр киләсе Гаилә елында да дәвамлы булырга тиеш”

(Казан, 12 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Хәйрия елы тәмамланып килгәнгә карап, изге эшләргә нокта куелмый. Бүген бу фикерне журналистларга, Татарстан мәдәният министрлыгында Хәйрия елы ахырында һәм Гаилә елына аяк басар алдыннан Яңа ел чараларын үткәрүгә багышланган видеоконференция режимындагы киңәшмәдә ТР Президенты каршындагы социаль мәсьәләләре буенча дәүләт киңәшчесе Татьяна Ларионова ассызыклады.

Киңәшмә эшендә шулай ук ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Айдар Гайнетдинов, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Андрей Кондратьев, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Ирина Просвирякова һәм башкалар катнашты.

“Хәйрия елы кысаларында ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләрнең күпчелеге ярдәм күрде. Димәк, Хәйрия елы уңышлы узды дияргә ныклы җирлек бар. Быел гамәлгә кертелгән күп кенә эш алымнары, изге традицияләр киләсе Гаилә елында да дәвамлы булырга тиеш”, - дип белдерде Татьяна Ларионова.

Гаилә елына әзерлек кысаларында дәүләт киңәшчесе берничә проблеманы да билгеләп узды. Аның әйтүенчә, никахларның 40 проценты теркәлгәннән соң беренче елда ук таркала – бу тискәре күренеш. “Кызганычка каршы, гаилә кыйммәтләре бүгенге замана яшьләре тарафыннан акланмый”, - ди Татьяна Ларионова. Дөрес, быел балалар туу күрсәткечләре, узган ел белән чагыштырганда, 7 процентка артыграк.