Түбән Кама милиционерларына ярдәм килде

Түбән Кама милиционерларына ярдәм килде

(Түбән Кама, 12 декабрь, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). Бүген Казанның бер хәрби часте Түбән Камага 40 солдатын озатты. Ике атна дәвамында милиция хезмәткәрләре белән бергә алар шәһәр урамнарында патрульлек итәчәк.

Татарстан башкаласы хәрбиләре беренче патрульләренә бүген кич чыга.

Искәртеп үтәбез, Казанның хәрби частьләре Түбән Камага командировкага еш бара һәм җитди җинаятьләрне ачуда зур ярдәм күрсәтә.