Мәскәү татар яшьләре форумы көнүзәк мәсьәләләрне тикшерде

Мәскәү татар яшьләре форумы көнүзәк мәсьәләләрне тикшерде

(Мәскәү, 12 декабрь, «Татар-информ», Рафис Измайлов). Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә Мәскәү төбәге татар яшьләренең Форумы узды. Аның делегатлары Татар яшьләре Форумы шурасы рәисе Равил Сафиуллинның хисап чыгышын тыңлады, киләчәккә планнарны тикшерде һәм билгеләде.

Форумда катнашучылар яшьләр белән эшләүдәге уңай тенденцияләрне билгеләп үтте. Аерым алганда, Россия Халыклар Дуслыгы университеты каршында эшләп килгән «Кардәшлек», Губкин исемендәге Газ һәм нефть университетының «Якташ» һәм «Аргамак» татар яшьләре оешмалары яхшы бәя алды. Төбәк татар милли-мәдәни автономияләрдә секцияләр төзү һәм аларны спорт һәм туризм, мәдәният, мәгариф юнәлешендә алып бару да үзенең җимешләрен биргән.

Моннан тыш, делегатлар Форумга әлегә алга алга куйган максатка ирешүдә, яшьләрне берләштерүдә, яшьләрнең конкрет ихтыяҗларын канәгатьләндерүдә, аларда сәяси һәм мәдәни рух тәрбияләүдә һәм аларны бизнес һәм эшкуарлык өлкәсенә тартуда активлык, омтылышның җитешмәвен билгеләп үтте.

Форум делегатларына үзләренең теләкләрен Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе төбәк милли-мәдәни автономияләре җитәкчеләре Рәсим Сөләйманов һәм Фәрит Мохтасаров, ТРның РФдәге тулы хокуклы вәкиллегенең иҗтимагый оешмалар белән элемтәләр буенча бүлеге консультанты Йолдыз Сәмитова җиткерде.

Форум Шурасы составы яңартылды. Рәисе итеп «Кардәшлек» татар яшьләре оешмасы лидеры Ленар Рахманов сайланды.

Форум Мәскәү төбәгенең барлык яшьләр оешмалары да катнашкан концерт программасы һәм «татар дискотекасы» белән тәмамланды.