Мәскәүдә узачак төп чыршы бәйрәмен быел Татарстаннан 120 бала тамаша кылачак

Мәскәүдә узачак төп чыршы бәйрәмен быел Татарстаннан 120 бала тамаша кылачак

(Казан, 12 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Яңа ел бусагасын атлап керү шатлыгына санаулы көннәр калып бара. Шул уңайдан чыршы бәйрәмнәрен оештыру кысаларында балаларда бәйрәм кәефен уяту турында уйланырга тиешбез. Бүген Татарстан Мәдәният министрлыгында узып баручы Хәйрия елы һәм киләсе Гаилә елы алдыннан фикер алышуга багышланган видеоконференция-киңәшмәдә ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Андрей Кондратьев шуны ассызыклады.

Мәгълүм булганча, Яңа ел тантаналарының иң кәттәсе һәм могҗизалысы булып, республика һәм бөтенроссия чыршы бәйрәмнәре санала. Андрей Кондратьев әйтүенчә, Кремль сараенда узучы еллык гомумроссия Яңа ел тамашасына кунак булып, Мәскәүгә быел Татарстаннан 120 бала юл тотачак. Ул билгеләп узганча, исемлек төзегәндә аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче, ата-аналары хәрби хезмәт вазифасын үтәгәндә һәлак булган балалар да исәпкә алынган. “24-27 декабрь көннәрендә Мәскәү буенча сәяхәт кылу бәхете төрле фән олимпиадаларында, спорт ярышларында, зыялылар бәйгесендә җиңү казанган укучыларга елмаячак”, - дип белдерде министры урынбасары. Аның сүзләреннән аңлашылганча, илнең төп чыршы бәйрәмен Россия төбәкләреннән 5 меңнән артык бала тамаша кылачак.

Андрей Кондратьев хәбәр иткәнчә, ил башкаласында республика балаларын төп чыршы тантанасыннан тыш, актив күңел ачу программасы, төрле экскурсияләр көтә. Мисал өчен, Кызыл мәйданда фигуралы шуу буенча мастер-класслар оештырылачак.

Яңа ел бәйрәменең сценарий эчтәлеге нәни кунаклар өчен әлегә сер булып саклана.