Кече эшмәкәрлек субъектлары арасында бизнес-проектлар конкурсы игълан ителде

Кече эшмәкәрлек субъектлары арасында бизнес-проектлар конкурсы игълан ителде

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы эшен башлап кына җибәргән кече эшмәкәрлек субъектларына ярдәм йөзеннән, алар тәкъдим итә торган бизнес-проектларга конкурс игълан итте. Гаризалар 2 декабрьгә кадәр кабул ителә. Иң яхшы проектлар «Бизнес башлангычы» һәм «Яшьләр арасында эшмәкәрлек» дигән номинацияләрдә бәяләнәчәк. Бәйгедә Татарстанда теркәлгән һәм биредә үк эшчәнлеген алып баручы эшмәкәрләр генә катнаша ала.

Министрлыкның матбугат үзәге хәбәр итүенчә, конкурсның Грант фонды ТР бюджеты хисабына формалаша һәм ул 5 млн. сум тәшкил итә. Шуның 3 млн. 500 мең сумы «Бизнес башлангычы», 1 млн. 500 меңе – «Яшьләр арасында эшмәкәрлек» номинацияләренә каралган. Конкурска алынучы бизнес-проектларга республиканың икътисади, фәнни-техник һәм социаль үсеше белән бәйле проблемаларны чишүгә хезмәт итәргә тиеш дигән шарт куела. Конкурс комиссиясе аларны бәяләгәндә бу проектларның икътисади нәтиҗәлелегенә, аларны гамәлгә ашырудан төрле дәрәҗәдәге казнага алына торган салым керемнәре күләменә, проектның үз чыгымнарын каплау вакытына, алардагы инновацияләр өлешенә, яңадан булдырылган һәм таләп ителгән эш урыннары санына төп игътибар бирәчәк.

Проектлары җиңгән эшмәкәрләр, аларны гамәлгә ашыру өчен 100 000 әр сум күләмендә Грант алачак.