“Казан ярминкәсе”ндә 2 күргәзмә ачыла

“Казан ярминкәсе”ндә 2 күргәзмә ачыла

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). Бүген “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә “Машина төзелеше. Металл эшкәртү” 7нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмә һәм «TechnoСварка» 2нче махсуслаштырылган күргәзмә ачыла.

Әлеге чараны оештыручылар – ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Предприятие һәм эшмәкәрләр ассоциациясе, Казан мэриясе һәм “Казан ярминкәсе” ААҖ.

Күргәзмәләрдә Россиянең һәм чит илләрнең: Бельгия, Болгария, Алмания, Испания, Италия, АКШ, Тайвань, Төркия, Украина, Финляндия, Чехия, Япония 82 шәһәрен тәкъдим итүче 120дән артык компания катнашыр дип көтелә. Күргәзмә экспозицияләрендә металл эшкәртү, металл кисү һәм эретеп ябыштыру җиһазлары, төгәл машина төзелеше, контроль-үлчәү җиһазлары, приборлар һәм кораллар, заманча компьютер һәм программалы продуктлар һәм башка бүлекләр бар.

Күргәзмәләр 14 декабрьгә кадәр дәвам итә.