Алабуга янында юл һәлакәтенә юлыккан зыян күрүчеләрнең хәле турында “кайнар линия” телефоны аша белергә мөмкин

Алабуга янында юл һәлакәтенә юлыккан зыян күрүчеләрнең хәле турында “кайнар линия” телефоны аша белергә мөмкин

(Казан, 12 декабрь, “Татар-информ”). Алабуга янында булган юл-транспорт һәлактендә 7 кешенең гомере өзелгән, 19 кеше зыян күргән, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Министрлык мәгълүматлары буенча, бүген иртәнге бишенчеләр киткәч Алабуга янында коточкыч авария килеп чыга, “Газель” һәм “Неоплан” автобуслары бәрелешә. Нәтиҗәдә, 6 кеше шунда ук үлә, 19ы төрле тән җәрәхәтләре ала. 11 кеше Алабуга район үзәк хастаханәсенә китерелә, анда тагын бер пассажирның гомере өзелә.

Һәлакәт булган урында ашыгыч медицина ярдәменең 5 бригадасы эшли. Зыян күрүчеләрне карау өчен ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Республика клиник хастаханәсеннән бер төркем белгечләр килә.

Зыян күрүчеләрнең хәле турында мәгълүмат алу өчен ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы “кайнар линия” ачты. Казандагы телефон: (843) 293-40-72.