Марат Бариев РФ Конституциясе уңаеннан республиканың балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары вәкилләре һәм эзләнүчеләре белән очрашты

Марат Бариев РФ Конституциясе уңаеннан республиканың балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары вәкилләре һәм эзләнүчеләре белән очрашты

(Казан, 12 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Бүген Казан Кремленең Сугышчан дан музеенда Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан гражданлык сәгате чарасы узды.

Татарстан Республикасының “Сәләт”, “Молодая гвардия” кебек балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары, Яшьләр Иҗтимагый палатасы вәкилләре, эзләнү отрядлары активы, ТР Студентлар лигасы әгъзалары каршында ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев чыгыш ясады. Очрашуда шулай ук ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Студентлар лигасы президенты Марат Бохараев, Казан муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитет рәисе Дамир Фәттахов, Татарстан Республикасының сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары комитеты рәисе Әхәт Юлашев катнашты.

Марат Бариев иң элек ул Конституция кабул ителү тарихына тукталды. “Конституция көне – үзенчәлекле бәйрәм. Без барыбыз да хокукый киңлектә гомер кичерәбез, шуңа күрә нинди законнарга буйсынып яшәвебез дә битараф калдырмый. Югары Совет куылу белән 1993 елда Россия Конституциясен кабул итү турында карар чыгарыла, нәтиҗәдә, Россия Парламенты һәм Дәүләт Думасы оеша”, - дип ул Конституциянең Ватанга мәхәббәт билгесе һәм мөстәкыйль дәүләтчелек нигезе булуына басым ясады. “Закон нигезендә без һәммәбез дә тотрыклы җәмгыятьтә яшибез”, - ди Марат Бариев.

Аннан соң министр 2006 елда балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалар эшчәнлегенә күзәтү ясады. Азагына якынлашып килүче ел балалар күңелендә ниндирәк уңышлар белән истә калуын да искә төшерде ул. “Агымдагы елның җәендә Татарстанда “Җиңү” хәрби-спорт уенының финалы узды. Россиянең 48 төбәге арасында Лаеш районының Столбище урта мәктәбе командасына тиңнәр табылмады”, - дип сөйләде Марат Бариев. Аның сүзләренә караганда, финал уены Казан танк училищесы базасында үткәрелгән. Җиңү үрләрен яулаган 6 команда вәкилләре алга таба ил сакчылары булу теләге белән танк училищесына укырга керү ниятләре хакында белдергән. “Шуннан чыгып, хәрби-спорт клубларының әһәмиятенә төшенергә була, алар тәрбияви характерга гына ия булып калмыйча, һөнәри ориентация ролен дә башкара”, - ди министр.

Тагын шунысы да бар, “Җиңү” Бөтенроссия хәрби-спорт уены финалын киләсе елга Татарстанда, төгәлрәк әйткәндә, Яр Чаллыда уздыру хокукы да бирелгән. РФ мәгариф һәм фән, РФ оборона министрлыклары вәкилләре Казанда узган финал ярышына югары бәя биреп, әнә шундый тәкъдим белән чыккан.

“Скаутлар хәрәкәте дә Татарстанда актив үсеш ала. Россия скаутлар ярышларында призер исеменә лаек булу шуңа мисал булып тора”, - диде Марат Бариев. Моннан тыш, ул Бөтенроссия кадет класслары фестивалендә Тәтеш районы кадет мәктәп-интернаты командасының да җиңүенең дә мөһим булуын билгеләп узды.

Мәгълүм булганча, быел Россия су асты флотының 100 еллыгы билгеләп үтелде. Марат Бариев әйтүенчә, шушы юбилейга багышлап, Казанның 78 нче мәктәбе укучылары һәм укытучылары су асты флоты музеен төзегән, әлеге иҗат җимеше чын шедевр рәвешендә булып, башка музейлардан өстенлеге белән аерылып чыккан.

Марат Бариев республика эзләнүчеләренең дә Бөек Ватан сугышы кырында ятып калган батырларның сөякләрен табып, аларның тән калдыкларын күмүдә хәлиткеч роль уйнавын ассызыклады. “Алар төрле чаралар оештырганда да үз сүзләрен әйтми калмый, ә кайбер чараларның узыдырылуында сәбәпче дә булып тора”, - дип, министр “Хәтер маршы”, патриотик клублар слеты, эзләнү отрядлары фестивале һәм башка акцияләрне мисалга китерде.

Агымдагы елда Татарстанда 616 хәрби сугышчының калдыклары күтәрелгән, 29 медальон табылган, 12 һәлак булган батырның исеме ачыкланган.

Очрашудан соң барлык катнашучылар, 2007 елның февралендә элеккеге “Точмаш” заводы бинасында ачылырга тиешле яңа хәрби-патриотик үзәккә юл алды. Үзәкнең мәйданын 11 мең квадрат метр тәшкил итә. Ул яңа республика чакыру пункты, 400 урынга исәпләнгән актлар залы, спортзал, 450 кешелек казарма, компьютер һәм тренажер классларыннан гыйбарәт булачак. Биредә заманча скалодром һәм роллердром төзү турында да хыял бар. Үзәк экстремаль спорт төрләре тарафдарлары, эзләнү отрядлары вәкилләренең очрашу урыны булыр дип фаразлана. Программаның патриотик төрләре буенча ярышлар да бирелә уздырылыр дип ниятләнә. Хәрби-патриотик үзәк төзелеше ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов җитәкчелеге астында бара.

Экскурсия барышында үзәкнең стиль ягыннан бизәлешенә һәм киләчәктә биредә гамәлгә ашу ихтималы булган проектларга конкурс игълан ителде.