Карелиядә республиканың гомуммилләт газетасы дөнья күрде

Карелиядә республиканың гомуммилләт газетасы дөнья күрде

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ», Маһирә Миңнуллина). Карелия Республиккасы башкаласы Петрозаводскида «Ислам мәгарифе», Вайнах мәдәнияте, Урта Азия мәдәниятләре җәмгыятьләре ярдәме белән оештырылган «Карелиянең гомуммилләт газетасы»ның беренче саны дөнья күрде. Газета Ростислав Гладких җитәкләгән Республика толерантлык үзәге тарафыннан нәшер ителде, дип белдерә ислам мәгълүмат чараларына Петрозаводскидан Фатыйма Вебер.

Аның сүзләренчә, бу басманың битләрендә республикада яшәүче барлык халыкларның да гореф-гадәтләре, йолалары, тормыш-көнкүреше, проблемалары һәм аларны чишү юллары турында языла. «Толерантлык идеясен яклаган, тынычлыкта, дуслыкта яшәү яхшырак һәм отышлырак икәнлеген аңлаган һәркем өчен «Гомуммилләт газетасы»нда урын биреләчәк», - диелгән редакциянең укучыларга мөрәҗәгать формасында язылган кереш сүзендә. «Милли берләшмәләргә газета битләреннән урын биргәндә, республика халкында без һәр милләт турында дөрес мәгълүмат, уңай образ формалаштыру белән бергә, иҗтимагый басма буларак, аларга хөкүмәт белән диалогка керергә дә ярдәм итәчәкбез. Безгә калса, без бер-беребезне аңларбыз», - диелгән мөрәҗәгатьтә.

Газета бушлай таратыла, аның тиражы – мең данә тирәсе. Ләкин газетаны гамәлгә куючылар, республика ярдәме белән, аның тиражын арттырырга һәм басманы төбәкнең һәр йортына җиткерергә ниятлиләр. Толерантлык үзәге шулай ук оешмаларның эшчәнлеген яктыртып тору өчен махсус сайт та булдырган.