Быел Казан юлларында 2 бала үлгән, 300гә якыны төрле тән җәрәхәтләре алган

Быел Казан юлларында 2 бала үлгән, 300гә якыны төрле тән җәрәхәтләре алган

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Быелның 11 аенда башкалабызда балалар катнашында 211 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Нәтиҗәдә, ике бала үлгән, 225е төрле тән җәрәхәтләре алган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Казанның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән хәбәр иттеләр.

Статистика күрсәткәнчә, яшь җәяүлеләр һәм пассажирлар катнашындагы юл фаҗигаләренең күбесендә машина йөртүчеләр гаепле. Әйтик, ел башыннан бирле шоферлар тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозу аркасында 166 бала зыян күргән. Һәлакәтләр күбесенчә машина йөртүчеләрнең тизлекне арттыруы һәм каршы як хәрәкәте полосасына чыгуы нәтиҗәсендә теркәлә.

Казан шәһәре эчке эшләр идарәсеннән хәбәр итүләренчә, 5 июль көнне мопедка утырган 12 яшьләрдәге ике бала 6нчы модель «Жигули» белән бәрелешә. Һәлакәт нәтиҗәсендә, малайларның икесе дә авыр тән җәрәхәтләре ала. Зыян күрүчеләрнең берсе хастаханәдә якты дөнья белән хушлаша. Мәктәп укучысының үлеменә китергән икенче юл фаҗигасе 20 сентябрьдә Гвардия урамында килеп чыга. 12 яшьлек бала юл аркылы йөгереп чыкканда трамвай тәгәрмәче астында калып һәлак була.

Шәһәр автоинспекциясе хезмәткәрләре фикеренчә, юлларда тиешле кагыйдәләрне үтәгән очракта, машина йөртүчеләр үзләренең дә, җәяүлеләрнең дә тормышын һәм сәламәтлеген саклап кала алыр иде. Бәхетсезлек очракларын булдырмый калу өчен әти-әниләр дә үз балаларын юлларда имин тотарга өйрәтергә бурычлы.