Башкортстанның татар районнарында “Каз өмәсе” бәйрәмнәре дәвам итә

Башкортстанның татар районнарында “Каз өмәсе” бәйрәмнәре дәвам итә

(Уфа, 12 декабрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның күп авылларында, һәр елдагыча, “Каз өмәсе” бәйрәмнәре бара. Чираттагы шундый бәйрәмне бик матур итеп Туймазы районының Кандра-Котый исемле татар авылында да оештырдылар. Авылда үзләренең уңганлыклары белән киң билгеле Хәмдия һәм Флүр Талбиевлар гаиләсендә үтте ул.

Хәмдия ханым гомере буе укытучылык йөген тарткан кеше. Утыз җиде ел буе балаларга аң-белем бирә ул. Соңгы 8 елда биредәге урта мәктәптә директор вазыйфасын да башкара Хәмдия ханым. Россия Федерациясенең халык мәгарифе отличнигы дигән абруйлы исемгә лаек булган мөгаллимә, шәхси хуҗалыкларында да уңган хуҗабикә. Флүр ага исә хуҗалыктагы янгын сүндерүчеләр хезмәтенә җитәкчелек итә. Шулай ук йорт-курада бик булдыклы, оста куллы кеше ул.

“Мин үзем үскәндә дә безнең гаилә һәр елны каз үрчетте, - ди Хәмдия ханым. – Әниемнән күреп, үзем тормышка чыккач та, бу шөгыльне ташламадым. Каз үстермәгән бер генә елым да булмады. Казлар каңгылдашып тормаса, йортта бер ямь дә юк бит ул”.

Уңган кызлар каз йолыккан арада, күршедәге уңган аш-су остасы Рәзифә ханым Рафикова тәмле коймаклар, тәбикмәкләр пешереп, аларны каз мае белән майлап та куйды. Җыр-моң, уен-көлке арасында егерме биш баш казны эш итеп тә алды йөгерек куллы кызлар. Инешкә барып, симез казларны салкын суда чайкатып килгәч, бәйрәм милли аш-суларыбыз белән тулы өстәл артында дәвам итте.

Бү көннәрдә татарлар тупланып яшәгән Бүздәк, Чакмагыш, Илеш, Дүртөйле, Яңавыл, Бакалы районнарында да каз өмәләре оештырылуы хакында хәбәрләр алына.