Алабуга предприятиеләре милициянең терәк пунктларын төзекләндерүдә ярдәм күрсәтте

Алабуга предприятиеләре милициянең терәк пунктларын төзекләндерүдә ярдәм күрсәтте

(Алабуга, 12 декабрь, «Татар-информ», Гөлшат Солтанова). Бүген Алабуга муниципаль районы оешма һәм предприятиеләре җитәкчеләренең чираттагы киңәшмәсендә Алабуга шәһәре һәм районы эчке эшләр идарәсе башлыгы Сергей Рязанов шәһәр башкарма комитеты, торак хуҗалыгы предприятиесе, «АлАЗ» җитештерү берләшмәсе» ачык акционерлык җәмгыяте җитәкчеләренә һәм шәхси эшкуар Павловка Рәхмәт хатлары тапшырды.

Алабуга милициясе җитәкчелегенең милициянең терәк пунктларында төзекләндерү эшләрен башкару кирәклеге турындагы үтенеченә нәкъ менә алар беренчеләрдән булып колак салды. Бүгенге көндә авылларда участок милиционерлары эшне тиешле югарылыкта үтәсен өчен уңайлы шартлар тудыру бурычы тора. «Без урам җинаятьчелеген кисәтү һәм киметүгә аерым игътибар бирергә тиеш. Бу – Алабуганың инвестиция ягыннан җәлеп итүчәнлеген арттыруда төп буыннарның берсе һәм ул безнең территориядә Махсус икътисадый зонаны үстерүдә мөһим роль уйный», - дип ассызыклады Алабуга муниципаль районы башлыгы Илшат Гафуров.