“АК Барс-Мед” ИК гражданнарга сәламәтлек саклау өлкәсендәге хокуклары турында аңлатты

“АК Барс-Мед” ИК гражданнарга сәламәтлек саклау өлкәсендәге хокуклары турында аңлатты

(Казан, 12 декабрь, “Татар-информ”). “АК БАРС-Мед” иминият компаниясе халыкара кеше хокуклары көненә багышланган акция үткәрде. Акция кысаларында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш табиб-экспертлары һәм белгечләре республиканың дәвалау учреждениеләрендә бушлай медицина ярдәме алу һәм аның сыйфаты мәсьәләләре буенча бушлай консультация бирделәр. ТРда кеше хокуклары буенча вәкил аппараты хезмәткәрләре һәм иминият компаниясе юристлары гражданнарга сәламәтлек саклау өлкәсендәге хокуклары, алардан ничек файдаланырга һәм якларга кирәклеген аңлатты. Компаниядә барлыгы 350 кеше булды.

6 сәгать эшләү вакытында экспертлар авыруларны дәвалау яки диагностикалау барышында киткән күп кенә хаталарны ачыклады. Әмма нибары 28 кеше “АК БАРС-Мед” ИКнең иминиятләштерелгәннәрнең хокукларын яклау бүлегенә язмача мөрәҗәгать иткән. Иминият компаниясе аларны тикшергәч, медицина учреждениеләреннән китерелгән зыянны түләтергә ярдәм итәчәк. Зыянны каплауга мохтаҗ булмаганнар ничек нәтиҗәлерәк дәваланырга дигән киңәшләр алды.

“Бүген иминиятләштерелгән гражданнарның тиешле медицина ярдәме алуга хокуклары саклану артыннан күзәтчелекне көчәйтү – компаниябез алдында торган бурычларның берсе, - дип игълан итте “АК БАРС-Мед” иминият компаниясе генераль директоры Линар Гарифуллин. – Без үткәргән акция әлеге контрольнең кирәклеген раслый”. “АК БАРС-Мед” консультацияләр базасын киңәйтергә һәм табиблар, юристлар белән берлектә акциягә башка белгечләрне дә җәлеп итәргә ниятли.