Питрәч районында көн саен битлек режимын бозуның унбишләп очрагы ачыклана

Махсус мобиль төркем районда коронавирус таралуга каршы чараларның үтәлешен даими тикшереп тора.

(Питрәч, 12 ноябрь, «Татар-информ», «Питрәч-информ», Люция Сираҗиева). Питрәч районында тәртип сакчылары сәүдә объектларын һәм автобусларны тикшереп йөри. Бигрәк тә Көек, Питрәч, Царево авылларында саклану чараларын үтәмәү очракларын ачыклыйлар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бинада антисептиклар булуга, дезинфекциянең даими үткәрелүенә игътибар юнәлтелә. Иң мөһиме — сатучылар, сатып алучылар һәм пассажирларның битлек киеп йөрүләрен тикшерәләр. Көн саен 10-15 административ хокук бозу очрагы ачыклана. Питрәчлеләр сәүдә объектларына баралар һәм автобусларда битлекләрсез йөриләр. «Без битлек режимы гамәлдән чыгарылган дип уйлаган идек», — дип аңлата кайбер хокук бозучылар.

«Кайберәүләр барлык чикләүләр дә юкка чыгарылды дип  ялгышса, икенчеләре бу хәлләрне бөтенләй кабул итми һәм кире кага», — дип сөйләде район полиция башлыгының җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары Виталий Сорокин.

Еш кына хокук сакчыларына гына түгел, кассирларга да сатып алучылардан битлек киюләрен таләп итәргә туры килә. Таләпне үтәмәсәләр алар товар сатудан баш тарта.

«Әгәр кибеттә сатучы шәхси саклану чаралары булмаган сатып алучыга хезмәт күрсәтсә, бу хезмәткәргә беркетмә төзелә. Алга таба куркынычсызлыкны тиешенчә тәэмин итмәгән кибет хуҗасын җаваплылыкка тарту мәсьәләсе хәл ителә», — дип сөйләде Виталий Сорокин.

Пандемия чорында 1180нән артык беркетмә төзелгән. Административ материаллар судка җибәрелә, анда судья штраф билгели. Штраф 1000 сумнан башлана.