Юл хәрәкәте иминлеген арттыру өчен 18 районда ясалма тигезсезлекләр булдырылган

Укучылар күп йөри торган юлларда куркынычсызлыкны арттыру буенча чаралар күрелгән.
(Казан, 12 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның 18 районында юл хәрәкәте иминлеген арттыру өчен ясалма тигезсезлекләр булдырылган. Республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин Министрлар Кабинетында брифингта юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча чаралар турында сөйләде .“18 районда 104 ясалма тигезсезлек булдырылган, 14 районда 84 участокта 14,65 км металл киртә корылган, 22 районда 31 участокта 90,4 км озынлыкта автомобиль юлларын яктырту буенча эшләр башкарылган”, - диде министр урынбасары.Ул укучылар өй белән мәктәп арасында күп йөри торган урыннарда муниципаль юл фондлары хисабына юл иминлеген арттыру буенча чаралар гамәлгә ашырылганын әйтте. Бу 94 мәктәпкә юлларны норматив хәлгә китерергә мөмкинлек биргән, мәктәпләр янында җәяүлеләр өчен 118 юл кичү урыны булдырылган.