Кремльдә интернетка «паспорт буенча керү» инициативасын кире кактылар

РФ Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков фикеренчә, бу цензура да булачак, шулай ук гражданнарның хокукларын да боза.
(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). Кремльдә интернетка кергәндә паспорт буенча мәҗбүри теркәлүне гамәлгә кую тәкъдиме гражданнарның хокукларын боза дип саныйлар. Бу хакта РИА Новости агентлыгы РФ Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песковка сылтама белән хәбәр итә.«Әлбәттә, бу цензура да булачак, шулай ук гражданнарның хокукларын да боза», - диде Песков.Кайбер гаммәви мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, «Аванти» Бизнес-патриотизмны үстерү буенча эшкуарлар ассоциациясе Россия Федерациясендә интернетка кергәндә паспорт буенча мәҗбүри теркәлүне гамәлгә кую хакында фикер алышырга тәкъдим иткән. Шул хактагы мөрәҗәгатьне Дәүләт Думасына һәм Федерация Советына юллаганнар.