Казан аэропортында Мисырдан кайткан туристларга багажларын тапшыру дәвам итә

Багаж тәүлек дәвамында 1 нче терминалда эчке авиалинияләрнең очып килү залында бирелә

  (Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). Казан аэропортында Мисырдан кайткан туристларга багажларын тапшыру дәвам итә. Багаж тәүлек дәвамында 1 нче терминалда эчке авиалинияләрнең очып килү залында бирелә, дип хәбәр итә аэропорт матбугат хезмәте.

Пассажирлар багаж турындагы мәгълүматны Казан аэропортының кайтарылган багаж реестрында белә ала: http://kazan.aero/for-passengers-andguests/Arrival/bag-from-ARE/. Багажны алу мәсьәләләре буенча (843)-254-00-80, (843)-267-87-80 телефоннары аша мәгълүмат алырга мөмкин.

"Казан" халыкара аэропорты багаж турындагы мәгълүматны яңартып тора.