Матбугат сатучылар «Шәһри Казан. Язмыш» газетасын иң күп сатылган басма дип атады

Яшь басма бик тиз арада популярлык казанды, укучылар да көннән-көн арта бара, ди алар.

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте үзенең басмаларын тарату, сату буенча соңгы вакытта максатчан эш алып бара башлады. Бу уңайдан төрле чаралар комплексы эшләнде. Бигрәк тә вакытлы басмаларны киоскларда сатуга игътибар бирелә, башкалабызның газета сату нокталары белән эшлекле элемтә урнаштырыла.

Бу эш үзенең уңай нәтиҗәләрен бирә башлады инде: сәүдә нокталарында «Татмедиа» газета-журналларын сату күләме артты. Бу хакта җәмгыятьнең генераль директоры Шамил Садыйков Казан киосклары арасында газета-журналлар сатуны арттыруга бәйле сатучылар белән очрашуда белдерде.

«Безнең үзара хезмәттәшлегебез, сезнең тынгысыз хезмәтегез нәтиҗәсендә соңгы ярты елда „Татмедиа“ акционерлык җәмгыятендә чыга торган газета-журналлар сату күрсәткече 92 процентка артты. Бу әле җәмгыять тарихында беренче тапкыр», — диде ул.

«Татмедиа» Казан киосклары арасында газета-журналлар сатуны арттыруга бәйле конкурс та игълан итте. Сатучыларны стимуллаштыруга ният итеп оештырылган бәйге «Шәһри Казан. Язмыш» газетасын сату нәтиҗәләренә багышланган иде.

Яшь басма — «Шәһри Казан. Язмыш» — бик тиз арада популярлык казанды, укучылар да көннән-көн арта бара. Моны киоскерлар да билгеләп үтте, башкала газета-журналлар сату нокталарында яңа газетага ихтыяҗ зур, аның белән кызыксыну һәм сату күрсәткечләре дә арта бара. Кешеләр киоскларга махсус килеп газетаны сорый, диделәр алар. Моны конкурс нәтиҗәләре дә раслады. «Язмыш» газетасы татар басмалары арасында иң күп сатыла торган басма икәне дә билгеле булды.