175 нче гимназиянең 600дән артык укучысы быел җәен Кара диңгез буенда ял иткән

«Ял вакытында балаларны укытучылар, медицина һәм транспорт полициясе хезмәткәрләре озатып йөрде», — диде Евгений Ветров.

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Черноморец» республика үзәге директоры Евгений Ветров 175нче гимназиянең 600дән артык укучысы Кара диңгез яр буендагы балалар сәламәтләндерү лагерьларында «Кызыл хач» оешмасы җыйган акча хисабына ял иткәннәрен әйтте.

«11 майда Казан шәһәренең 175 нче гимназиясендә булган гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү кысаларында, Кара диңгез яр буендагы „Кызыл хач“ хәйрия фонды тарафыннан җыелган акчалар хисабына гимназиянең 601 укучысы ял итте», — диде ул Хөкүмәт йортында матбугат очрашуында.

Аның әйтүенчә, гимназия администрациясе укучыларның исемлеген ата-аналардан җыелган гаризалар нигезендә төзегән.

«Ял вакытында балаларны 175 нче гимназия укытучылары, медицина һәм транспорт полициясе хезмәткәрләре озатып йөрде», — диде Евгений Ветров.