Татарстанда коронавирус аркасында яңа чикләүләр кертү планлаштырылмый

Республикада ОРВИ һәм грипп аркасында локаль рәвештә хастаханәләргә килүчеләрне кертмәскә һәм балаларның 20 процентыннан күбрәге авырып китсә, сыйныфларны ябарга мөмкиннәр.

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе аркасында санитар чараларны көчәйтү планлаштырылмый. Әмма, ОРВИ һәм грипп аркасында локаль чикләүләр булырга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан буенча Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәт идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйтте.

«Бүген яңа коронавирус инфекциясенә бәйле эпидемиологик вазгыятьне исәпкә алып, бернинди чикләүләр кертүне планлаштырмыйбыз. Шул ук вакытта без грипп һәм кискен респиратор вирус инфекцияләре буенча вазгыятьне тикшереп торабыз һәм локаль рәвештә ниндидер чикләүләр кертүне тәкъдим итәбез. Без бу чараларны грипп һәм ОРВИ авырулары арткан вакытта ел саен башкарабыз», — диде спикер.

Салкын тиеп авыручылар аркасында, медицина оешмаларына авыруларны кертү туктатылырга, мәдәни һәм спорт чаралары үткәрү буенча чикләүләр кертелергә мөмкин. Әгәр мәктәптә авыручылар саны 20 проценттан артса, сыйныфларны ябарга мөмкиннәр.

«Ниндидер кырыс чикләүләр кертмәячәкбез», — диде Любовь Авдонина.