Саба районы Эзмә авылында «Иҗат» чишмәсе ачылды

Чишмәне эшмәкәр, «Гафэль» бакчасы хуҗасы Алим Галимуллин тәртипкә китерде.

(Саба, 12 октябрь, «Татар-информ», «Саба таңнары»). Саба районы Эзмә авылында «Иҗат» чишмәсе ачылышы тантанасы булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бәйрәм чарасына авылдашлар бердәм килгән, кунаклар да байтак кайткан  иде. Кайчандыр зур ферманы, ярты авылны су белән тәэмин иткән чишмәне балачагы Эзмәдә  узган эшмәкәр, «Гафэль» бакчасы хуҗасы Алим Галимуллин тәртипкә китерде.

Тантанада катнашучылар, чыгыш ясаучылар шушы изге эше өчен аңа рәхмәт белдерделәр. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Айрат Шиһапов шәхси инициатива  күрсәтеп, әйләнә-тирә мохитне саклауга керткән өлеше өчен Алим Галимуллинга Рәхмәт хаты тапшырды.