Казанда парковкаларның ташламалы эш режимы тагын бер айга озайтылды

Шимбә өчен, якшәмбе кебек үк, 18 ноябрьгә кадәр түләргә туры килмәячәк.

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Казанда муниципаль парковкаларның ташламалы эш режимы озайтылды. Татарстан башкаласы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров мэриядә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шулай дип белдерде.

«Башкарма комитет тарафыннан әлеге чараны тагын бер айга озайту турында карар кабул ителде», — диде докладчы.

Парковкаларның ташламалы эш режимын тагын бер айга озайту шәһәр хакимиятенең кече бизнеска ярдәм күрсәтергә омтылуы белән бәйле. Казанның вице-мэры Денис Калинкин әлеге карарны шулай шәрехләде.

2020 елның 20 апреленнән муниципаль парковкаларның эш режимы үзгәртелде. Машина йөртүчеләр үз автомобильләрен парковкага куйган өчен эш көннәрендә иртәнге 7дән кичке 6га кадәр генә түләде, ә шимбәдә, якшәмбе кебек үк, парковка бушлай булды. Әлеге чара 18 октябрьгә кадәр зыян күргән эшкуарларга ярдәм итү максатыннан, алар клиентларын саклап кала алсын өчен күрелде.